ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Вильфанд: АКШка якынлашучы ураган тарихта иң җимергеч давылларның берсе булырга мөмкин

0

Америка Кушма Штатларына якынлашып килүче «Милтон» тропик циклоны тарихта иң җимергеч давылларның берсе булырга мөмкин. Ул «Иван Грозный» (2004 елгы давыл) һәм «Катрина»дан (2005 елгы) да көчлерәк булачак. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип саный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Спикер билгеләп үткәнчә, Флоридага җиткәннән соң «Милтон»ның көчле җимерелүләргә китерүе ихтимал. Хәзерге вакытта аның чыгу юлына киртә куе булмый, бары тик югалтуларны киметергә генә мөмкин, дип фаразлый Вильфанд һәм сүзнең миллионлаган кешенең гомерен саклап калу турында баруын искәртә. Аларның барысын да эвакуацияләргә кирәк, дип өстәде ул.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, бу әлегә фаразлар гына. Ахыргы нәтиҗәләрне давыл узганнан соң тулысынча бәяләп булачак.

Искәртеп узабыз, 7 октябрьдә Кушма Штатларда гадәттән тыш хәл игълан ителде. АКШ Президенты Джо Байден җирле хакимиятләргә федераль ярдәм күрсәтергә кушты инде. Фаразлар буенча, көчле давыл Америка яр буена 9 октябрьдә яки 10 октябрьдә көннең беренче яртысында килеп җитәчәк. Белгечләр «Милтон» Флориданың көнбатыш яр буенда 3 метрдан артык биеклектәге дулкыннар барлыкка китерер дип фаразлый.