ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Минзәлә кешеләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды

0

Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбенең яшь урманчылары һәм ЭКОактивистлары география укытучысы Рушания Зиязиева җитәкчелегендә нарат үсентеләре утыртты. Бу чараны Минзәлә урманчылыгы оештырды. «Минзәлә» сайтында Дифиза Нуриева шул хакта яза.

Агач утыртучы мәктәп укучыларына махсус җиһазлар ярдәмендә алдан буразналар ясалган мәйданчык бүлеп бирелде. Җентекле инструктаж узганнан соң, әзерләнгән туфракта, Колесов кылычы ярдәмендә егетләр чокырлар казыды һәм анда үсентеләр утыртты. Соңыннан үсемлекләр тирәсендәге туфракны һава калмаслык итеп тыгызладылар. Агач үсентеләрен утырту остазлар күзәтчелегендә башкарылды.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында безнең урманчылыкка кергән өч районда — Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнарында берәр гектар мәйданда нарат үсентеләре утыртылды. Минзәлә районында Бакчасарай, Тулбай һәм Иске Александровка авыллары юлы буенда киселгән делянка урынына яшь агачлар утыртылды», – диде Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев.