ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Арча районында «Ат көне»ндә узган «Аударыш» уены җиңүчеләре билгеле

0

Арча районы Яңа Кырлай авылында узган «Ат көне»ндә «Аударыш» уены оештырылды. Быел көрәшчеләр иярсез һәм иярле атларда көч сынашкан.

Ирле атта көч сынашып җиңүчеләр:

70 килограммга кадәр авырлык категориясендә:

I урын – Рөстәм Әмиров (Тукай районы)

II урын – Ранис Дәүлетгәрәев (Азнакай районы)

III урын – Илдар Хамадиев (Лениногорск)

90 килограммга кадәр авырлык категориясендә:

I урын – Инсаф Хөсәенов (Тукай районы)

II урын – Суранбек Уулу Кубанычбек (Лениногорск районы)

III урын – Илнур Гобәйдуллин (Кукмара районы)

90 килограммнан артык авырлык категориясендә:

I урын – Динар Хәйбриев (Лениногорск районы)

II урын – Эмиль Миңнебаев (Әлмәт районы)

III урын – Ранил Әхмәтҗанов (Лениногорск районы)

Ирсез атта көч сынашып җиңүчеләр:

70 килограммга кадәр авырлык категориясендә:

I урын – Илнур Рамазанов (Арча районы)

II урын – Аяз Тимерханов (Саба районы)

III урын – Илдар Хамадиев (Лениногорск)

90 килограммга кадәр авырлык категориясендә:

I урын – Инсаф Хөсәенов (Тукай районы)

II урын – Илнур Гобәйдуллин (Кукмара районы)

III урын – Суранбек Уулу Кубанычбек (Лениногорск районы)

90 килограммнан артык авырлык категориясендә:

I урын – Ранил Әхмәтҗанов (Лениногорск районы)

II урын – Динар Хәйбриев (Лениногорск районы)

III урын – Александр Карпеев (Ютазы райны)

Лениногорск районыннан татар атлары үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин беренче урын алган Арча егетенең көрәше истә калуын әйтте. «Беренче урынны Арча егете алды, район башлыгы Илшат Нуриев та уенны карап торды. Аударышка команда булып тагын бер район кушылды, дип уйладым инде. Мин карап тордым, бик тырыш, бик әйбәт көрәшә. Атта нык утыра, атны белә, Миңа аның көрәше ошады, аның киләчәге булачак», – диде ул.