ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксаков: Россиядә торакка тупланма кертемнәр турындагы закон 2025 елда кертеләчәк

0

2025 елның язында Россиядә торак-тупланма кертемнәр турындагы закон үз көченә керергә мөмкин. Документ проектын агымдагы ел ахырында кабул итү планлаштырыла. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты рәисе Анатолий Аксаковка сылтама белән хәбәр итә.

Депутат искәрткәнчә, мондый кертемнәрне бары тик физик затлар гына ача алачак. Аларны торак акчасы килешүе нигезендә төзиячәкләр, бу срок тәмамланганнан соң аны акча салучының торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк. Мисал өчен, бу ипотекага беренчел кертем, фатир яки шәхси йорт сатып алу булырга мөмкин.

Кертемне бер елдан да ким булмаган вакытка салырга мөмкин, аның ставка дәрәҗәсе буенча әлегә фикер алышалар. Аксаков фикеренчә, аларның күләме закон проектын икенче укылышка эшләп бетерү процессында билгеле булачак.

«Алар буенча иминият акчасы сакланыр, бу, үз чиратында, гражданнарның мондый инструментка ышанычын ныгытыр дип уйлыйм», — диде Анатолий Аксаков.