ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Татарстан парын «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде

0

Татарстаннан Ирина һәм Евгений Абрамовлар «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Документта күрсәтелгәнчә, ир белән хатын «гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур хезмәтләре өчен» билгеләп үтелгән.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Абрамовлар Ютазы районында яши, икесе дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернатта укытучы булып эшли. Евгений Абрамов балаларга агач эшен, ә Ирина Абрамова аларны тегәргә өйрәтә. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә.

Алар волонтерлар белән «Доброшвеи» волонтерлык отрядыноештырган һәм волонтерлык эшенә ярдәм итәләр. Анда катнашучылар маскировкалау челтәрләре үрә, хәрбиләр өчен җылы әйберләр бәйли, аларга азык-төлек, ә балалар открыткалар җибәрә.

Шул ук карар белән дәүләт башлыгы Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малковка «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исемен бирде һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры Рифкать Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде.