ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Фәнис» мәдрәсәсендә булачак хафизлар өчен яңа уку сыйныфлары ачылды

0

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Ютазы районында булды. Биредә Мөфти катнашында «Фәнис» мәдрәсәсендә тәхфиз (Коръән ятлау) укучылары өчен яңа уку сыйныфлары һәм Ютазы районы Бәйрәкә авылында «Габделәхәт» мәчете ачылды.

«Фәнис» мәдрәсәсендә Коръән ятлаучылар өчен өстәмә уку сыйныфлары ачылды. Ике уку бүлмәсе өстәп төзелгән бинада урын алган.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка катнашучылар Марат хәзрәт җитәкчелегендә яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирелүе һәм исламның асыл кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелгәне өчен рәхмәтен белдерде.

Аннары Мөфти Камил хәзрәт «Фәнис» мәдрәсәсе студентлары белән очрашу үткәрде. Ул аларга үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, шәкертләрнең сорауларына җавап бирде. Әлеге очрашуда мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы 100гә якын егет һәм кыз катнашты.

Шулай ук мөфти Камил хәзрәт Ютазы районында Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлеше – Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай һәм Ютазы районнары мөхтәсибләре белән дә очрашты. Очрашуда хәзрәтләр мөхтәсибәтләр һәм нәзарәт эшчәнлеге белән бәйле актуаль сораулар буенча фикер алышты.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты. Район башлыгы, мөфти һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе һәм Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин мөхтәсибәт белән җирле хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, районда мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр, шул исәптән Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтү хакында сөйләште. Солдатларга ярдәм җыю буенча мөхтәсибәт актив катнаша. Мөфти шулай ук Аяз Әдип улына «Фәнис» мәдрәсәсен үстерүдә һәм яңа дини биналар төзүдә ярдәм иткәне өчен тирән ихтирамын белдерде.