ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ютазы районында ундүртенче мәчет ачылды

0

5 октябрьдә Ютазы районы Бәйрәкә авылында «Габделәхәт» мәчетенең тантаналы рәвештә ачылышы узды. Бина Ютазы урамы, 16а йорт адресы буенча урнашкан. Ул авыл төзелгән 2нче, райондагы 14нче мәчет. «Габделәхәт» мәчетен төзү 2019 елның 17 июнендә нигезгә беренче таш салу белән башланып киткән иде.

Яңа мәчет ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, «АгроМир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе, мәчет төзелешен башлап йөрүче Сирин Галиев, шулай ук дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, район аксакаллары, республиканың көньяк-көнчыгыш казыяте мөхтәсибләре һәм авыл халкы катнашты. Яңа мәчет мәхәлләсе каршында чыгыш ясап, алар мәчетнең озак еллар дин кардәшләребезгә хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итү урыны булуын теләделәр.

Күркәм гадәт буенча, мәчет ачылышы тантанасы Коръән уку белән башланды. Урыссу бистәсе «Мәхмүт» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды.

Аннары күркәм вакыйгада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул үзенең вәгазендә мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Мөфти хәзрәт, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, рәхмәт хатлары тапшырды.

Өйлә намазы алдыннан шәрәфле кунаклар һәм авыл халкы мәчеткә узды һәм Мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә өйлә намазы укылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кирпечтән төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Цоколь катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә бар – биредә исем кушу һәм никах мәҗлесләрен, Рамазан аенда ифтарлар үткәрергә мөмкин.

Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 120 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе бар.

Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала. Мәчеткә хатын-кызларга керү өчен аерым ишек булдырылган.

Мәчетнең әйләнә-тирәсе бизәкле матур койма белән әйләндереп алынган. Янәшәсе төзекләндерелгән – тротуар җәелгән, газонга үлән чәчелгән. Мәчеткә машина белән килүчеләр өчен уңайлы парковка булдырылган. Мәчет янында балалар өчен мәйданчык һәм заманча спорт комплексы бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Габделәхәт» мәчете таш мәчет урынында – 1810нчы елда салынган, үз эшчәнлеген моннан 95 ел элек туктатып, бинасы сакланып калмаган гыйбадәт йорты нигезендә төзелде. 1917нче елгы инкыйлабка кадәр 7 мәчете һәм мәдрәсәсе эшләгән авыл халкы таш мәчет урынын хәзергәчә кадерләп саклаган.

«Габделәхәт» мәчетенең имам-хатыйбы итеп Рөстәм хәзрәт Вахитов билгеләнде.