ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яраланып кайткан офицер протез белән кабат махсус операциягә китәргә җыена

0

Кама Аланында яшәүче хәрби офицер кабат махсус операция зонасына китәргә карар кылган. Яраланганнан соң тернәкләнеп һәм аягындагы протезга күнегеп, Дед позывнойлы хәрби үзенең сугышчан юлын дәвам итәргә әзер.

Дмитрий, бераз аксый-аксый, хәзер үзе хезмәт итә торган Түбән Кама военкоматына бара. Агымдагы елның гыйнварыннан ул контракт хезмәтенә кандидатлар белән эшли: аларга хәер-фатиха һәм консультацияләр бирә. Ветеран буларак, ул сугышчыларга нәрсә әйтергә кирәген белә.

«Аңа (килешү төзүчегә – ТИ искәрмәсе) үзең белән нәрсә алырга кирәклеген, дронны ничек танырга, яндамы, юкмы икәнен, ышыкланыр җирне ничек табарга икәнен кыскача аңлатасың — һәм бетте», – дип сөйләде Дмитрий.

Надежда Баһаветдинова тәкъдим иткән фото

Дмитрийга яралану сәбәпле кабинетта эшләргә туры килә. 2023 елның җәендә хәрби бурыч үтәгәндә ул мина өстенә баскан. Табибларга аның аягының бер өлешен ампутацияләргә туры килгән, дәвалау ярты ел вакыт алган. Дмитрийга протез куйганнар, аңа күнегү җиңел генә бирелми. Аңа каратэ буенча тренировкалар, туганнарның һәм якыннарның терәк булуы ярдәм итә.

«Авыррак булды, психологик һәм рухи яктан аягымның бер өлеше булмауга үземне җайлау өчен күбрәк йөрергә тырыштым. Үзем дә бик яхшы аңлыйм: күбрәк йөргән саен, аякта тизрәк һәм ышанычлырак йөри алачакмын», – дип сөйли хәрби.

Кадрлы хәрби буларак, махсус операциягә Дмитрий беренче көннәрдә үк китә. Минамет расчеты белән җитәкчелек итә. Аның бүлекчәсе ел ярым хәрби бурычлар үти. Шуларның берсендә ул батырлык кыла һәм «Батырлык өчен» медален ала.

«Мин үземнең хәрби машинаны алып килеп, яраланган дүрт хәрбине эвакуацияләдем», – дип сөйли Дмитрий. Хәзер ике аягында да нык басып торгач, кабат алгы сафка кайтырга мөмкин дип саный ул, һәм инде китәргә дә әзерләнә.

«Мине Ватанга мәхәббәт йөртә, чөнки хәзер дошман безнең территориядә. Һәм әгәр дә кеше үзен тапкан, хәрби булырга тели икән, ул нинди генә хәлдә булса да, моннан котылып булмый», – ди хәрби.

Июль ахырында Дмитрий өйләнгән, әмма бу да аны хәрби иптәшләре янына кире кайтудан туктатып калмаган. Хатыны да, әти-әнисе дә аның бу карарын аңлап кабул иткән.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.