ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов Татарстанда чит ил кешеләре өчен патент хакын арттыру турында законны имзалады

0

Татарстанда 2025 елның 1 гыйнварыннан чит ил хезмәткәрләре өчен патентлар бәясе артачак. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы законны имзалады.

Документ нигезендә, субъектта хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициент 2,35кә тигез булачак. Аның күләме патент бәясенә турыдан-туры йогынты ясый: 2880 сум күләмендәге фиксацияләнгән түләү әлеге күрсәткечкә тапкырланачак. Шул рәвешле, патент бәясе яңа елдан 6768 сум тәшкил итәр дип көтелә. Бу агымдагы елга караганда 539 сумга артыграк, хәзер коэффициент 2,163кә тигез.

Билгеләнгән коэффициент чит ил хезмәткәрләреннән салымнар килүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм мигрантларны хезмәткә патентлар нигезендә законлы рәвештә җәлеп итәргә булышачак. Республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Дәүләт Советы утырышында белдергәнчә, әлеге сумманы арттыру чит ил хезмәткәрләренең эш хакларын арттыру белән бәйле.