ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зөфәр Мөхәммәтшин: Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү

0

Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү булды. Әхлакый яктан караганда шулай. Милли символ буларак кабул ителгән «Су анасы» спектаклен татар баласының аңына салырга теләгән курчак театрының ота алуына шикләнеп тә куйдым. Бик тә каршылыклы, бик кызганыч заманда һәм җәмгыятьтә яшибез шул.

Монда бары бер генә теләк: камил акылның өстен чыгуы. Милли символларны якларлык, сакларлык кануннарны киләчәктә закон чыгаручы органнарга йөкләргә генә кала. Монда, милли театрлар, милли зыяллыларның язмалары, басымнары белән генә, бәлкем, нәрсәгә булса да ирешергә мөмкиндер. Бу – минем тарафымнан бер мөрәҗәгать буларак кабул ителсен иде. Бәлкем, башкалар да кушылыр, иншаалаһ!, – ди ул.

«Әкият» курчак театрыннан акча таләп ителүгә карата фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • «Су анасы» мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгының катгый җавабы: «Килешүләр булмаячак!»