ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан төзелгән мәктәпләр һәм бакчалар саны буенча Россия мегаполислары арасында алда бара

0

Соңгы ун елда Казанда 25 мәктәп һәм 90 балалар бакчасы төзелгән, бу күрсәткеч буенча шәһәр Россиянең миллионник шәһәрләре арасында рекордчы булырга тора. Бу хакта Укытучылар көне алдыннан шәһәр мәктәпләрендә педагоглар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин әйтте, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы администрациясенең матбугат хезмәте.

«Мәгариф өлкәсе һәм социаль инфраструктура – бюджет чыгымнарының төп өлеше, моңа Казан акчасының өчтән ике өлеше китә. Чөнки безнең балалардан башка мөһимрәк нәрсә юк», – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин сүзләренчә, «укытучы булу – ул бурыч, йөрәк һәм күңел кушуы. Иң авыр вакытларда да укытучыларның үз һөнәрләренә хыянәт иткәне юк».

«Без һәрвакыт сезгә таяндык һәм таянабыз, шуңа күрә сезгә рәхмәт һәм хөрмәт белдерәбез. Казан мәгарифе нәтиҗәләре мактауга лаек. Сез үз белемнәрегезне лаеклы шартларда тапшырсын өчен без алга таба да мөмкин булганның барын да эшләячәкбез», – дип өстәде мэр.