ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өченче буын университеты Түбән Камада студентлар өчен ишекләрен ачты

0

Түбән Камада «Өченче буын университеты» муниципаль проектының яңа сезоны башланды. 1200 дән артык өлкән буын вәкиле, төрле факультетларга язылып, студент булды. Яңа уку елы бай эчтәлекле һәм якты булырга вәгъдә итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина көмеш яшьтәге студентларны котлап, аларның оптимизмын һәм шәһәр үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.

«Сез шулкадәр авырлыклар кичергәнсез, әмма сынмагансыз, һәрвакытта да оптимизм үрнәге булып каласыз. Хезмәтегез, башкарган эшләрегез аркасында бүген без шундый яхшы тормышта яшибез. Бик зур рәхмәт сезгә! Яңа сезонда сезгә яңа казанышлар, яңа ачышлар, яңа танышулар телим. Сезнең күбегез университетка инде беренче ел гына язылмый. Безнең искиткеч шәһәрдә шундый инициатива булуы һәм ул үсә баруы һәм сезнең тарафтан хуплануы бик шәп», – диде ул.

Өченче буын университеты инде 13 ел өлкәннәр өчен үз ишекләрен ача. Ел саен биредә меңнәрчә кеше белем ала, компьютер грамоталылыгын, чит телләрне, кул эшләренең яңа төрләрен үзләштерә, физик активлыгын арттыра, җырлый, шигырьләр укый һәм бии.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны котлады.

«Сезгә сокланып карыйбыз, хезмәт елларында Түбән Кама һәм Татарстан үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Безне бүген дә сезнең актив позициягез, энергиягез гаҗәпләндерә. Түбән Кама өченче буын университеты – Татарстанда иң активы. Сезгә алга таба да уңышлар телибез. Бүгенге көндә Татарстанда һәм Россиядә өлкән яшьтәге кешеләр өчен социаль ярдәм чаралары күп», – диде ул.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/