Казанда Өлкәннәр көнендә Серов урамында бульвар ачыла
1 октябрьдә (Халыкара өлкәннәр көне) Казанда шәһәрдәге беренче инклюзив иҗтимагый киңлек – Серов урамындагы бульварның беренче чираты ачыла.
Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, бу уникаль парк инвалидлар өчен җайлаштырылган, шулай ук биредә ял итү урыннары каралган. Бульвар җәяүлеләр өчен уңайлы мохит һәм функциональ тулыландырылганлыгы белән дә аерылып тора.
Серов бульвары ачылу уңаеннан бәйрәм программасы оештырыла. 12:00 сәгатьтә биредә инвалид балалар өчен велосипедта йөрү үткәрелә. Аннары кунаклар өчен русча жестлар телендә экскурсия уздырачаклар. Төркем «Ярдәм» мәчете ягындагы мәйданчыкта җыелачак. 17:00 сәгатьтә бульварда спектакль күрсәтелә.
- Дирекция матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, быел «Ярдәм» мәчетеннән алып сулыкка кадәр территорияне реконструкцияләү эше төгәлләнгән. Бульварның икенче чиратын 2025 елда эшләп бетерергә ниятлиләр.