ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Казанда җылылыкны вакытыннан алда бирә башладылар

0

Казанда өч балалар бакчасына инде җылылык бирделәр. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда тагын 32 гариза үтәлү этабында. «Вакытыннан алда башлау» турында Башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Ул социаль челтәрләрендә язганча, гомуми тәртиптә җылылык бирү сезоны уртача температуралар +8 градуска кадәр төшкәч һәм биш көн рәттән шул дәрәҗәдә саклангач башланачак.

Әмма гомум кабул ителгән норма җылылык кабул итүгә әзерлек паспортын рәсмиләштергән кулланучыларны җылылык бирү сезонын иртәрәк башлау хокукыннан мәхрүм итми. «Батареялар иртәрәк җылынсын» өчен, җитәкче объектка җылылыкны вакытыннан алда бирүне сорап җылылык белән тәэмин итүче оешмага гариза юлларга тиеш. Бүгенге көнгә 35 гариза кабул ителде, шуларның өчесе инде үтәлде, дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Әгәр кеше күпфатирлы йортта яши икән, аңа (һәм башка торакчыларга) җылыны иртәрәк бирсеннәр өчен милекчеләрнең күпчелеге риза булу кирәк. Мондый карарларны милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул итәргә, ә аннары беркетмәне идарәче оешмага җибәрергә кирәк. Алга таба әлеге беркетмә белән җылылык белән тәэмин итүче оешма эш итәчәк.