ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Песошин: Машина төзелеше – Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармакларының берсе

0

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Машина төзелеше – Татарстан Республикасы икътисадының югары өстәмә бәя формалаштыручы, халыкның тормыш сыйфатына тәэсир итүче әйдәп баручы тармакларының берсе. Машина төзелешеннән башка саклану һәм транспорт өлкәләренең тотрыклы эшләве, халык хуҗалыгы өчен хезмәт кораллары һәм куллану товарлары җитештерү мөмкин түгел. Бу тармакта гаять зур һөнәри һәм интеллектуаль потенциал тупланган», - дип билгеләде Алексей Песошин.

ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, Татарстан машина төзелеше предприятиеләре даими нигездә үсеш кичерә, Россиядә дә, чит илләрдә дә танылу алган инновацион продукция җитештерүне уңышлы үзләштерә. Бу республикага илдә алдынгы җитештерү технологияләрен куллану буенча лидерлык позицияләрен биләргә мөмкинлек бирә, дип өстәде ул.

«Республика автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, авиация тармагы, кабельле, электротехник продукция, газ һәм нефть сәнәгате өчен җиһазлар җитештерү белән дан тота», – дип белдерде Алексей Песошин.

Ул шулай ук инженерларның, конструкторларның, эшче һөнәрләр вәкилләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә җитештерү темплары елдан-ел арта, иң заманча технологияләр кертелә, эшнең яңа юнәлешләре үзләштерелә, дип билгеләп үтте.

Азактан Песошин Татарстан машина төзелеше комплексы вәкилләренә нык сәламәтлек, җитештерүдә уңышлар, тынычлык, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч теләде.