ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Беларусь тышкы эшләр министры Лукашенконың БРИКС саммитында катнашачагын искәртте

0

Беларусь президенты Александр Лукашенко Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта Беларусь Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Максим Рыженков искәртте, дип хәбәр итә БЕЛТА порталы.

Моннан тыш, Беларусьта Пакистанга югары дәрәҗәдә сәфәр оештырырга планлаштыралар, дип билгеләде дипломат.

Максим Рыженков җәен үк Беларусь лидерының БРИКС саммитында катнашуы «ике яклы тректа очрашуларны да исәпкә алганда» тулы форматлы булачак, дип сөйләде. Соңрак илнең тышкы эшләр министры Беларусь Казанда узачак саммит нәтиҗәләре буенча БРИКС партнеры статусын алырга өметләнә, дип хәбәр итте.

  • Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру — республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.