ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

«Ак Барс» җиңде, команда капитаны Дмитрий Яшкин уен саен очко җыя

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургның «Автомобилист»ына каршы уенда отты. Матч Екатеринбургта узды.

Беренче периодның тугызынчы минутында «Автомобилист» командасы исәпне ачты, уенның беренче голын Максим Денежкин кертте (1:0). Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» һөҗүмчесе Егор Бабенко исәпне тигезләде (1:1). Уникенче минутта Дмитрий Кателевский Екатеринбург командасы капкасына икенче алканы кертте (1:2). Уналтынчы минутта Егор Коршков «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (1:3). Әлеге голдан соң «Автомобилист» капкачысын алмаштырды: бозга Евгений Аликин урынына Владимир Галкин чыкты.

Икенче периодның беренче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте (1:4). Дмитрий Яшкин я гол кертеп, я нәтиҗәле пас биреп, һәр уенда очколар җыя.

Өченче периодның алтынчы минутында «Автомобилист» уенчысы Степан Хрипунов исәпне үзгәртте (2:4). Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (2:5).

Период ахырында «Автомобилист» хоккейчысы Данил Романцев кәшәкәсе белән «Ак Барс» һөҗүмчесе Николас Петанның йөзенә бәрде. Романцев дүрт минутка штрафчылар эскәмиясенә юнәлде, ә Петан битен тотып чишенү бүлмәсенә кереп китте. Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Илья Сафонов гол кертте (2:6).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Хрипунов – Бывальцев – Меркли, Трямкин – Эберт;
  • Лайпсик – Да Коста – Голышев, Осипов – Блэкер;
  • Кузнеуов – Обидин – Мэйсек, Воробьёв – Зборовский;
  • Каштанов – Романцев – Денежкин (Н. Миллер), Ишимников.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – М. Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Бабенко (Җамалтдинов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Амур» командасына каршы матч 2 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.