ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сәфәров Лениногорскида яңа җитәкче турында: Гыйрфанов бурычларны уңышлы үтәячәк

0

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны Әлмәт районы башлыгының элеккеге урынбасары Марат Гыйрфановка ышанып тапшырдылар. Лениногорск районының хәзерге башлыгы Рәгать Хөсәенов VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлануга бәйле рәвештә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Район җитәкчесе вазифасында ул 15 ел эшли.

Бүген Мәдәният сараенда Лениногорск районы Советының чираттан тыш 43нче сессиясе узды. Сессиядә Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Рәгат Хөсәеновны озатканда Сәфәров Лениногорск районы башлыгы вазифасында актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм элеккеге башлыкны «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

Әсгать Сәфәров Гыйрфановны вазифага билгеләнүе белән котлады һәм яңа өлкәдә уңышлар теләде. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе барлык процедура мәсьәләләре дә үтәлер һәм Гыйрфанов кандидатурасы район Советы депутатлары һәм халык арасында хуплау табар, дип ышаныч белдерде.

«Сезнең ярдәм белән ул үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы һәм районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәчәгенә ышанам», - диде Сәфәров.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның өч районында 8 сентябрьдәге сайлаулардан соң кадрлар алмашты. Хөсәеновтан тыш, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм Теләче районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов вазифасыннан китте.