ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы: Пейджерлар шартлап, 608 кеше зыян күргән, 25е үлгән

0

Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы пейджерлар һәм рацияләр шартлау вакытында 608 кеше зыян күрүе, 25 кеше һәлак булуы хакында хәбәр итте. Бу хакта Reuters агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Искәртеп узабыз, 17 сентябрьдә Бәйрутта һәм Ливанның башка районнарында пейджерлар шартлаган. Меңләгән кеше яраланган. Кичә Бәйрутның көньяк районнарында портатив рацияләр шартлаган.

Ливанның гражданнар авиациясе идарәсе Бәйруттагы халыкара аэропорттан очучы пассажирларга самолетка пейджерлар һәм рацияләр алып керүне тыйды. Бәйрутка һәм аннан рейслар оештыручы авиакомпанияләргә шундый боерык бирелде. Барлык хастаханәләр дә зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен максималь әзерлек режимына күчте.