ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда БРИКС илләренең беренче халыкара киберөйрәнүләре тәмамланды

0

Татарстанда БРИКС илләренең РФ Үзәк банкы оештырган беренче халыкара киберөйрәнүләре тәмамланды. Анда берләшмәдәге җиде илнең үзәк банклары вәкилләре катнашты.

Регуляторның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катнашучылар берничә көн дәвамында мәгълүмати иминлекнең актуаль куркынычларына каршы тору күнекмәләрен чарлады. Һәр команда үз инцидентын тикшерде, җинаятьчеләрнең эзенә төшү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү өчен һөҗүмнең тулы бер чылбырын яңадан торгызды. Компьютер һөҗүме сценарийларының берсе буенча шартлы җинаятьчеләр аның провайдеры инфраструктурасындагы шомшак урын аша финанс оешмасына һөҗүм итте.

Соңыннан катнашучылар һөҗүмнәргә җавап кайтару һәм мәгълүматны саклау буенча чаралар куллануда үзара тәҗрибә уртаклашты.

«Россия банкы трансчик кибер куркынычларына каршы тору буенча чараларны координацияләү өчен BRISC Каналы кысаларында БРИКС илләренең мәгълүмати иминлек белгечләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.

  • Өйрәнүләр 16-19 сентябрьдә Иннополис университеты территориясендә узды. Алар Россиянең БРИКСта рәислек итүе кысаларындагы чаралар планында каралган.