ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Дәүләт торак инспекциясе җылы биргән вакытта өйдә булырга киңәш итте

0

Идарәче компанияләр өйгә җылы бирә башлаганда кешеләрнең өйдә булуы хәерле. Мондый күчеш чорында аварияләр булырга мөмкин. Бүген ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин «Татарстан онлайн» туры эфирында шул хакта искәртте.

«Идарәче компания өйгә җылы бирә башлаганда өйдә булырга кирәк. Нигездә, торак фондында яхшылап опрессовка үткәрелгән һәм юдырылган. Әмма көйләнмәгән гидравликаның үзен ничек тотасын белеп булмый. Соңыннан су баскан фатирда калмыйм дисәң... Һичшиксез, җылы биргән вакытта мөмкин кадәр күп кешенең өйдә булуы хәерле», - дип искәртте ул.

Тыгин билгеләп үткәнчә, уртача тәүлеклек температура +8 градустан түбән төшеп, биш көн дәвамында шулай торса, өйләргә җылы бирә башлыйлар. Әмма гидравлика гадәттә температура -5 градус булганда гына көйләнә. Ягып җылыту сезоны төбәктә сигез ай дәвам итә.