ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәгариф һәм фән министрлыгы «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе оештыра

0

28 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсен уздырырга ниятли. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Ярминкә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә үткәрелә.

Узган еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз экспозиция мәйданчыгын көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар - мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм башкалар белән берлектә күрсәтәчәк.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзанлы бәядән камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агач эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан ясалган эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш, бал, сөт продукцияләре, тегү эшләнмәләре, йомырка һәм башкалар тәкъдим ителә. Гражданнарга продукция сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар җәлеп ителә, диелә хәбәрдә.