ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда яңгыр, яшен һәм +24 градуска кадәр җылы көтелә

0

Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, һава температурасы бераз төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртән явым-төшем ихтималы аз, әмма кайбер урыннарда төнлә төшкән томан кала. Көндез һәм кич төбәктә урыны белән, Казанда да кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аннары юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 4-9 метрдан 6-11 метрга кадәр фаразлана, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында 15-18 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин.

Республиканың көньягында һәм көнчыгышында салкынча төннәрдән соң, Татарстанда көндез +19..+24 градус, ә Казанда +21..+23 градуска кадәр җылыта.