ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Айрат Фәтхуллин Татарстанның Теләче районы башлыгы итеп сайланды

0

Айрат Гыйльван улы Фәтхуллин ТР Рәисе тәкъдиме белән Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы итеп сайланды. Бу хакта Теләче районы сессиясендә билгеле булды. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.

Районның элеккеге башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы Советының 2024 елның 19 сентябрендәге карары нигезендә, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.

Фәтхуллин 2011 елдан Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.