ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алмаз Мингулов Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы булды

0

Бүген Алмаз Мингулов Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп сайланды.

Шулай ук бүген Аксубай муниципаль районы Советы карары белән муниципаль район башлыгы Камил Гыйльмановның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды, чөнки ул VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Мингулов муниципалитетны башкарма комитет җитәкчесе вазифасын башкаручы буларак җитәкли.

Алмаз Минвазыйх улы Аксубай районында туып-үскән. 2022 елдан ул Казан федераль университеты проректоры, ә 2014 елдан 2022 елга кадәр Татарстан спорт министры урынбасары вазифасында эшләгән.