ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Яңа исем» проекты катнашучылары Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышты

0

Кичә «Казан утлары» журналы кысаларында гамәлгә куелучы «Яңа исем» иҗат лабораториясе катнашучылары Арча районына сәяхәт кылды. Биредә алар Арча әдәбият һәм сәнгать музее, Гөберчәк авылындагы язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышты. Сәфәрдә Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Закирова, Гәүһәр Хәсәнова, Вакыйф Нуриев, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM-белгече, шагыйрә Алинә Хәбибуллина хәбәр итә.

Арча әдәбият һәм сәнгать музее мөдире Дамир Абдуллин «Яңа исем» проекты катнашучыларын музей бинасы белән таныштырган. «Бу безнең тарихи объект булып санала. Андыйлар безнең Арча шәһәрендә, кызганыч, бик күп түгел, бармак белән генә санарлык. Инкыйлабтан соң әлеге йортның хуҗаларын Себергә җибәрәләр һәм биредә милиция бүлеге урнаша. Язучы Гомәр ага Бәширов әлеге йортта тикшерүче булып эшли. Соңрак биредә балалар сәнгать мәктәбе дә була. Ул яңа бинага күчкәч, монда әдәбият һәм сәнгать музее оештырыла», – диде ул.

Алинә Хәбибуллина әйтүенчә, музей фондында 2 947 саклау берәмлеге бар. Экспонатлар арасында галимнәр, драматург, шагыйрь-язучыларның шәхси әйберләре урын алган. Музей Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүмат белән таныштыра. Биредә шулай ук Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә булдырылган.

Алга таба сәяхәт Арча районының Гөберчәк авылында дәвам иткән. Биредә проект катнашучыларын язучы Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина каршы алган. Ул кунакларны музей белән таныштырды һәм язучы турында истәлекләр белән бүлешкән. «Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев белән эшлекле делегация составында да йөргән кеше ул Мөхәммәт ага. Биредә ул вакытта төшкән фотоларына, самолётка алынган билетына кадәр сакланган», – диде ул.

Фото: Алинә Хәбибуллина

Алинә Хәбибуллина әйтүенчә, 1996 елда махсус музей бинасы төзелеп, 2000 елның 6 июлендә язучының туып үскән нигезе янәшәсендә музее ачыла. Экспозициягә ике йөзгә якын предмет куелган. Алар язучының балалык, үсмер һәм студент, укытучы, язучылык чорын ача, галим буларак мәгълүматлар күрсәтелә, шәхси һәм иҗади тормышына киң урын бирелә, әсәрләреннән өзекләр фотолар, картиналар белән баетыла, татар авылының яшәешен аңларга мөмкинлек тудырыла һәм илебездә булган вакыйгалар сурәтләнә.

«Музей экспозициясе өч залга урнаштырылган. Икенче залның бер өлеше Гөберчәк авылы тарихын сурәтләсә, икенче өлешендә татар халкының өй эче интерьерын да күрергә мөмкин. Биредә язучының әти-әнисенең төп чыгышлары, язмышлары сурәтләнә. Өченче залдагы «Бөек Ватан сугышы» экспозициясе илдә барган зур көрәшне аңлата, сугышта катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җиткерә. Бу экспозиция яшь буында патриотик хисләр тәрбияли. «Шәхси әйберләр»дә язучының кул җылысын саклаучы экспонатлар белән танышырга мөмкин: язучының каләмнәре, хатлары, кулъязмалары, китаплары бар», – диде ул.

Фото: Алинә Хәбибуллина

Очрашу барышында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова да әтисенә бәйле истәлекләр белән бүлешкән. «Әти безне бер-ике атнага Гөберчәктә калдыра иде. Ул вакытта әле монда әби – кырыс Рәбига абыстай бар иде. Аның язмышы шулкадәр авыр булган. Ул бит халык дошманының хатыны исемен йөрткән, ире атып үтерелгән, балалары колхозчылар түгел, паёклар юк. Әтинең повестендә дә ул кырыс, ләкин салкын акыллы итеп күрсәтелә. Әгәр шундый каты булмаса, бәлки, яшәмәгән дә булыр иде», - диде ул әтисенең әнисе турында.

«Сәяхәтнең азагында катнашучылар Гөберчәк авылы зиратында булдылар. Алар бергәләшеп Мөхәммәт Сөнгатулла улы Мәһдиев һәм Лилия Гомәр кызы Мәһдиева рухына дога кылды», – диде Алинә Хәбибуллина.

  • Сәфәр «Яңа исем» проекты кысаларында өченче мәртәбә оештырылган. Моңа кадәр катнашучылар Балык Бистәсе һәм Әтнә районнарында булып кайткан иде.
  • «Яңа исем» – 14 яшьтән 35 яшькәчә язучы яшьләр өчен «Казан утлары» журналы каршында иҗат лабораториясе. Икенче ел рәттән яшь язучылар өчен төрле мастер-класслар, остаханәләр, фатирниклар, әдәби сәяхәтләр оештырыла. Быелгы иҗатчылар белән остазлар – Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Лилия Гыйбадуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах кебек язучылар шөгыльләнә.
  • Иҗат лабораториясендә катнашучылар ел азагына кадәр өр-яңа әсәр иҗат итәргә бурычлы. Иң яхшы иҗатчыларга истәлекле бүләкләр, дипломнар биреләчәк, олы сәхнәдә алар әсәрләреннән әдәби перформанс тәкъдим ителәчәк, «Казан утлары» һәм башка басмаларда, шулай ук Татарстан китап нәшрияты әзерләгән җыентыкта басылып та чыгачак.
  • «Яңа исем» әдәби мәктәбе «Татмедиа» АҖ, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.