ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әрмәнстан Россия Президентының Казанда узачак БРИКС саммитына чакыруны кабул итте

0

Әрмәнстан Премьеры Никол Пашинян Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС саммитына чакыруын кабул итте. Искәртеп үтәбез, әлеге чара 22-24 октябрьдә Казанда була. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Мин РФ Президентыннан (Владимир Путиннан – Т-и иск.) БРИКС саммитында катнашырга чакыру алдым һәм бу чакыруны кабул иттем», - диде ул.

Шул ук вакытта, ул Әрмәнстанның БРИКС белән интеграциясе әлегә көн тәртибендә тормавын әйтте.

Элегрәк Беларусьның Казанда узачак саммит нәтиҗәләре буенча БРИКС партнеры статусын алырга исәп тотуы хакында хәбәр ителгән иде.