ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Махсус операция хәрбиенең хатыны «Нечкәбил» конкурсы лауреаты булды

0

Махсус операция катнашучысы хатыны – Татарстанның Кукмара районыннан Гөлназ Гыйләҗева ныклык һәм якыннарның ярдәме теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алуын исбатлады. Ул «Нечкәбил» республика конкурсында катнашып лауреат исеменә лаек булды.

«Бик дулкынландыргыч булды. Сүзләрне онытырмын, эмоцияләремне әйтеп аңлата алмам, дип нык борчылдым», - дип билгеләде Гөлназ.

Гөлназ Гыйләҗева — ике кыз әнисе, һөнәре буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә өлкән белгеч. Ул республика конкурсының «Гаилә һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат булырмын дип үзе дә көтмәгән.

«Мин башта катнашырга ризалашмадым. Ирем белән сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк, дидем. Аның белән сөйләштем, ул каршы булмады. Бу республика конкурсы, җаваплы бәйге, бик курыктым», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән вакыйгада катнашучы.

Гөлназ гаиләсен һәм Кукмара районын уңышлы тәкъдим итте. Бу аларның ярдәменнән башка булмады, ди ул үзе. Кемдер бию куярга, ә кемдер сценарий язарга ярдәм иткән, балалары да актив катнашкан. Иренең ярдәме шулай ук үз ролен уйнаган. Дөрес, ул Гөлназга ерактан гына ярдәм итә алган. Хәзерге вакытта ул махсус хәрби операция зонасында.

«Ул миңа мораль яктан ярдәм итте. Гаиләбез турында инша язарга кирәк булганда, мәсәлән, ничек һәм нәрсә дип җавап бирергә, дип параллель рәвештә аңа язып бардым. Ул миңа булышты, бик нык булышты. Ул миңа иң мөһим сүзләрне әйтте: «Һич шикләнмә, мин сиңа ышанам», - дип сөйләде хәрби хатыны иренең ярдәме турында. Гаиләсе әгъзалары өчен Татарстан хәрбие – чын ир-ат үрнәге.

«Аның тезе шулкадәр каты яраланган иде. Ул әнигә фото җибәрде. Хәзер барысы да әйбәт. Ул бик кыю, бирешми», — диде хәрбинең кызы Мәрьям.

Гыйләҗевлар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә, ә авыр сынаулар вакытында бу аеруча мөһим.

Материал Әдилә Шакирова катнашында әзерләнде.