ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

30дан артык депутат җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышына әзерлек оештыра

0

Казанда 1-16 номерлы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының территориаль җыелышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Парламент җитәкчесе депутатларны сайланулары белән котлады.

«Кемдер сайлаучылар ышанычына беренче тапкыр иреште, ә кемдер – янәдән. Бу Татарстан өчен зур вакыйга, чөнки без сезнең белән республика дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару һәм вәкиллекле органын тәкъдим итәчәкбез. Бу бик зур җаваплылык», - диде ул.

Сайлаудан соң зур оештыру эше башкарырга – президиумны, Дәүләт Советы Рәисен һәм аның урынбасарларын сайларга, комитетларны формалаштырырга кирәк, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ул җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау «оешкан, ачык, реаль көндәшлек шартларында, төп сәяси көчләр өчен актив тавыш биреп» узды, дип өстәде.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, сайлаучылардан күп теләк-таләпләр килгән. Алар буенча алга таба сораулар һәм тәкъдимнәрне хәл итү өчен юл картасы төзеләчәк.

Бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатларның территориаль җыелышын Казанда Алексей Созинов үткәрде.

«Безнең җыелышка 1-16 номерлы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланган 16 Дәүләт Советы депутаты чакырылды. Биредә 14 депутат. Кворум бар», - дип хәбәр итте ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Созинов искәрткәнчә, алтынчы чакырылыш парламент президиумы җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышын 20 сентябрьгә билгеләде.

«Беренче сессиягә чыгарыла торган мәсьәләләр буенча алдан фикер алышу өчен депутатлар вәкилләре киңәшмәсе 18 сентябрьдә уздырыла. Безгә иртәгә узачак киңәшмә өчен депутатлардан вәкилләр сайларга кирәк», - диде ул.

Киңәшмәгә өч депутаттан бер вәкил сайлана. Ягъни 16 депутат арасыннан биш вәкил билгеләнде. Бу Артур Абдулҗанов, Рушан Минһаҗев, Рима Мөхәмәдшина, Алексей Созинов һәм Руслан Йосыпов.

Бүгенге көндә киңәшмә уздыру өчен депутатлардан вәкилләр сайлау процессы төгәлләнде. 18 сентябрьдә парламентта узачак киңәшмәдә сәяси партияләр һәм бер мандатлы округлардан 33 депутат җыелачак.