ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Данис Шакиров Дәүләт Советының яңа составында депутат булды

0

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дәүләт Советының яңа составына депутат булды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская мандаттан баш тарту сәбәпле, ул «Бердәм Россия» партиясе кандидатларының республика исемлегендә чират тәртибендә киләсе урында булган Данис Шакировка тапшырылды.

Данис Шакиров «Татар-информ» журналистына биргән шәрехләмәсендә депутат статусында нинди эшчәнлек белән шөгыльләнәчәген сөйләде.

«Милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешмада эшләгән җитәкче буларак, халкыбызны борчыган мәсьәләләр миңа яхшы таныш. Югары мөнбәр, миңа тел, мәгариф, мәдәният, әдәбият, милли мирас, гомумән милләт үсешенә кагылышлы сорауларны күтәреп, аларны чишү юлларын бергәләп эзләргә мөмкинлек тудырачак. Әлбәттә, Татарстан – күпмилләтле республика. Мин алда санаган мәсьәләләр барлык милләтләргә дә кагыла. Бу минем көндәлек эшем. Бу юнәлештә миңа ышаныч белдергән сайлаучыларның теләкләрен ишетеп, алар күтәргән мәсьәләрне алга сөрергә мин әзер», – диде Данис Шакиров.