ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда Чаллы театры гастрольләре башланды

0

Камал театрында Чаллы татар дәүләт драма театрының Казан гастрольләре Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Бөке» спектакле белән башланды.

«Бүген өч бәйрәм: беренчедән, Мәүлид көне, икенчедән, шушы минутларда Камал театры үзенең Мәскәү гастрольләрен яба, өченчедән, бүген Казанда Чаллы театрының гастрольләрен башлап җибәрәбез. Чаллы белән Камал театры арасындагы сукмаклар киң юлларга әйләнде», – дип кунакларны тәкъдим итте Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша.

«Театрлар арасында дуслык җепләре тыгыз. Без сезне бик сагындык һәм тагын килергә булдык», – дип тамашачыны сәламләде Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

Ул яңа бинага күчкәндә театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелүен һәм театрда бу исемнең зур маяк булып торуын искәртте. Залда утырган Нәкия Гыйләҗевага рәхмәтләрен җиткерде.

Олег Кинҗәгулов театрның алдагы планнары белән таныштырды. Ул Мөхәммәт Мәһдиевның «Без 41 ел балалары» әсәре буенча спектакль куелуын әйтеп, әлеге спектакльне дә Казан тамашачысына күрсәтү теләген җиткерде.

«Залда бик әүкатьле кешеләр утыра – язучылар, җырчылар, укытучылар, профессорлар... Мондый тамашачы алдында чыгыш ясау зур җаваплылык өсти. Әйдәгез, спектакльне бер тында карап чыгыйк», – дип сүзгә кушылды Фәнис Җиһанша.

Театр гастрольләрен үзенең соңгы премьерасы – «Бөке» комедиясе белән башлады. Залда аның авторы Илгиз Зәйниев та бар иде.

16 cсентябрьдә гастрольләр Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы белән дәвам итәчәк. 17 сентябрьдә Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» драмасы күрсәтелә.