ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби үтте

0

15 сентябрьдә Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узучы тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыйды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Аллаһ Раббыбыз Мәүлид бәйрәмебезне мөбарәк кылсын. Шушы изге айларда мөбарәк мизгелләрдә шушы галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш расүл Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хәзрәтләренә әйткән салаватларыбызны, зикер-тәсбихләребезне, игелекле гамәлләребезне Аллаһ Сөбехәнәкә Тәгалә кабул итеп, кыямәт көннәрендә барчаларызга да сөекле Пәйгамбәребезнең өммәтеннән булырга, аның шәфәгатенә ирешергә насыйп вә мияссәр әйләсә иде», – дип теләде ул.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен башкару торды. Аны рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм «Саф» иҗат төркеме башкарды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үткәнчә, татарларда касыйдә башкару традициясе һәрвакыт булган. Билгеле булганча, Марсель Вәгыйзев һәм аның иҗат төркеме башкара торган касыйдәнең тексты госманлы авторы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Әсәр беренче тапкыр 2022 елда Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсендә яңгырады.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.

Болгарда Мәүлидтә катнашучылар өчен шулай ук Болгар ислам академиясендә төшкә кадәр аерым программа каралган иде. Алар шушы программа кысаларында балалар арасында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен карады.

Әлеге конкурс бөтен Татарстаннан 30га якын баланы җыйды. Җиңүчеләр кубоклар алды, ә барлык катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш, катнашучылар «ХочуHalal» мобиль кушымтасы проекты – хәләл товарлар сата һәм хәләл хезмәтләр күрсәтә торган оешмаларны һәм шул хезмәт, товарларны кулланучы кешеләрне берләштерә торган онлайн платформа белән танышты.

  • Быел һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае 3 сентябрьдә кояш баеганнан соң башланды һәм ул 3 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган ай.