ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мьянма Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга тели

0

Мьянма Хөкүмәте Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга тели, тик әлегә чакыру алмаганнар. Мьянма Республика Берлеге мәгълүматлаштыру министры Маун Маун Он БРИКС Медиасаммиты кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Министр ачыклык керткәнчә, Мьянма әлегә БРИКСта күзәтүче ил булырга ниятли. «Без берләшмә белән, анда тулы әгъза булып тормыйча, күзәтүче ил сыйфатында үзара бәйләнеш булдырырга телибез», - диде ул.

Хәер, Мьянма җитәкчелеге алга таба оешмада тулы әгъза булу өчен гариза тапшырырга ниятли. «Безнең төбәктә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, күпләр инде гариза бирде. Без дә шулай эшләргә телибез», - дип искәртте Маун Маун Он.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан компанияләренә Мьянма белән хезмәттәшлек итү перспективалары хакында сөйләүләре хакында хәбәр иткән иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елда әлеге илгә сәфәр кылды.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – Татарстан өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин бу көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәгенә әйтте. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашачакларын раслады инде.