ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Каманың «Сабантуй» аттракционнар паркында хәйрия концерты булды

0

Ял көннәрендә «Сабантуй» аттракционнар паркында алма төшәр урын да юк иде. Түбәнкамалылар паркка хәйрия концертын карарга һәм ярминкәдә алынган сувенирлар белән үзләрен сөендерергә җыелган. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Ландыш Сәярова хәбәр итә.

Икенче ел рәттән бу чараны блогер һәм хәйрия фондына нигез салучы Альбина Исмаева оештырды. Ул гомерен авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган. «Бу концерт белән мин барысына да сәнгатьнең чикләрне белмәвен, бернинди тыюлар булмавын күрсәтергә теләдем. Сәламәтлектә кимчелекләр булса да, барысына да ирешергә мөмкин. Сәнгать кешеләрнең күңелләрен һәм йөрәкләрен берләштерә. Миңа калса, концерт бик яхшы үтте, барысы да канәгать калды», — дип сөйләде Альбина.

Концертта катнашучылар арасында түбәнкамалы Гөлнара Кәримова да бар иде. Аңа 41 яшь, ул сукыр, яшүсмер чагында күрми башлаган. Авырлыклар алдында каушап калмаган. Хәзер кыз «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү» көллиятендә укытучы булып эшли. Хәйрия концертында биеп, чыгыш ясау идеясен аңа сеңлесе тәкъдим иткән. Гөлнара шунда ук ризалашкан, чөнки биергә өйрәнергә күптән хыялланган була.

Оештыручылар традицияне киләсе елда да дәвам итәчәкбез дип ышандырдылар. «Концерт әле узды гына, ә катнашучылар аларны киләсе елга чыгыш ясаучылар исемлегенә кертергә сорый. Уздырырбыз дип ышанам!» - дип вәгъдә итте Альбина Исмаева.