ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татьяна Голикова махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде

0

Россия Хөкүмәте төбәкләр белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, балаларны бакчаларга һәм уку йортларына урнаштыра, һәм акчалата тәэмин итү һәм өстәмә түләүләр бүлеп бирә. Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Павел Зарубинга биргән интервьюсында әйтте. РИА Новости шул хакта яза.

«Без гаиләләргә ярдәм итәбез, балаларны бакчаларга, мәктәпләргә, югары уку йортларына урнаштырабыз һәм әйтергә кирәк, Россиянең барлык төбәкләре дә команда белән эшли, һәм безнең бурыч бер – җиңү», - диде Голикова. Аның сүзләре «Вести» ДТРК Teлеграм-каналында басылган.

Ул белдергәнчә, күп кенә төбәкләр тарафыннан өстәмә рәвештә кертелгән акчалата түләү һәм бер мәртәбә бирелә торган түләүләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур күләмдә түләнә.