ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Үзәк банк: Октябрьдә төп ставка тагын бер тапкыр арттырылырга мөмкин

0

Россиядә төп ставка октябрь аенда тагын бер тапкыр арттырылырга мөмкин. Бу хакта Үзәк банкның директорлар советы утырышында билгеле булды.

Бүген ставканы 100 базис пунктка (19 процентка кадәр) арттырдылар. Әмма инфляция басымы югары булу һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча фаразны арттырулары ихтимал булу сәбәпле бу гына җитмәскә мөмкин.

«Дезинфляция процессын кайтару, инфляциягә карата өметләрне киметү һәм инфляциянең 2025 елда максатка кайтуын тәэмин итү өчен акча-кредит сәясәтен өстәмә катгыйландыру таләп ителә, – дип ассызыкладылар Үзәк банк матбугат хезмәтендә. – Якындагы утырышта төп ставка арттырылырга мөмкин».