ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казан Суворов училищесы ГТО күчмә байрагына ия булды

0

Казан Суворов хәрби училищесы Суворов училищелары һәм кадет мәктәпләре арасында ГТО күчмә байрагына ия булды. Училище башлыгы генерал-майор Валерий Миронченкога байракны ГТО илчесе, Россия атказанган тренеры, «Балалар спорты» проектының Татарстандагы координаторы, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Бердәм Россия»нең «Балалар спорты» проекты кысаларында узган тантаналы чарада тапшырды.

Шулай ук тантанада курсантларга аермалык алтын билгеләре тапшырдылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Казан Суворов училищесы курсантлары баштан ук ГТО комплексы нормативларын тапшыруда иң актив катнашучыларның берсе иде. Комплексны тапшырудагы уңышлары өчен генә түгел, спорт өлкәсендәге зур казанышлары белән алар һичшиксез күчмә байракка ия булуга лаек дип табылды. Казан училищесында һәрвакыт көчле спорт рухын культивацияләделәр һәм ныклы спорт традицияләрен булдырдылар. Курсантларга спортта яңа казанышлар һәм җиңүләр телим», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Ольга Павлова.

Шулай ук тантаналы чара кысаларында Бөтенроссия махсус хәрби операция ветераннары берлеге Казан Суворов училищесы музеена махсус операция экспонатлары (квадрокоптерлар, идарә панельләре, хәрбиобмундирование) тапшырды.