ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Казан рапирачысы «Алтын көз» бөтенроссия ярышларында көмеш медаль яулады

0

Казан спортчысы Арина Факимова «Алтын көз» Бөтенроссия ярышлары рапирачылары арасында шәхси беренчелектә көмеш яулады. 260 кеше катнашындагы ярышлар ТР башкаласында узды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арина Факимова фехтование буенча Олимпия резервының Республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәкъдим итә. Оешманың тагын бер вәкиле – Арина Шубина – бишенче урынны алды, дип хәбәр иттеләр РСШОРда.

Апрельдә рапираларда Казан спортсмены Марта Мартьянова Россия чемпионы булды. Ярышлар Пермьда узды. Финалда спортчы Ләйлә Пириеваны 15:4 исәбе белән җиңде.