ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Татарстанда 4 меңнән артык авыл ипотекасы бирелгән

0

Татарстан «Авыл ипотекасы» программасыннан актив файдаланучы төбәкләр санына керде. Биредә 4,1 мең шундый төр кредит бирелгән. Татарстан Башкортстаннан (5,7 мең) һәм Удмуртиядән (4,6 мең) генә калыша. Бу хакта Росреестр мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Ведомствода белдерүләренчә, федераль округлар арасында программаның лидерлары булып Идел буе федераль округы (биредә 32,9 мең килешү рәсмиләштерелгән) һәм Үзәк федераль округ (16,3 мең килешү) тора.

«Авыл ипотекасы» программасы эшли башлаганнан (2020 елның гыйнвары) алып 2024 елның 1 сентябренә кадәр Росреестр 94,9 меңнән артык ипотеканы теркәгән», — дип билгеләп үттеләр Росреестрның матбугат хезмәтендә.

Программада катнашучылар иң еш очракта торак сатып алу-сату килешүләре рәсмиләштергән — 82,5 мең килешү. Моннан тыш, авыл җирлегендә йорт төзү өчен кредит алырга була.