ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024

Татарстанда котельняларның 98 проценты җылыту сезонына әзер

0

Татарстанда якынлашып килүче җылыту сезонына котельняларның 98 проценты әзер. Дүрт муниципалитеттагы 51 объектта эшләр дәвам итә. Бу хакта 2024-2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов сөйләде.

Утырышны республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде, дип хәбәр итә төбәкнең Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Республикада объектларның җылыту сезонына гомуми әзерлеге дәрәҗәсе шулай ук 98 процентны тәшкил итә, дип билгеләп үтте докладчы «Торак фонды мониторингы» системасы мәгълүматларына сылтама белән.

Социаль яклау учреждениеләре һәм балалар бакчалары кышка тулысынча әзер. Күп фатирлы торак йортларның 97 процентына әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән. Шул ук вакытта 24 муниципаль берәмлектәге тагын 555 йортны ягу сезонына әзерләүне дәвам итәләр.