ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Анталиядә яшәүче Гөлназ Җиһангирова: Төрекләр гөбәдиябезне бик яратып ашый

0

Төркиядә татарның популяр камыр ризыгы гөбәдияне яраталар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова әйтте.

«Төрек дусларыбыз гөбәдиябезне бик яратып ашый башлады, еш сорыйлар. Аны Анталиядә пешерү шактый авыр мәсьәлә булып чыкты бит әле, чөнки Төркиядә «корт» дигән нәрсә юк, һәм, аны үз кулың белән җиренә җиткереп ясар өчен, бик озак эшләргә кирәк икән. Гадәттә әлеге кыйммәтле «бишенче матдә»не Казанга кайтканда үзебез алып китерәбез яки Анталиягә килүче дус-ишләребездән алып килүләрен үтенәбез», - диде Гөлназ Җиһангирова.

Ул бүген Анталия шәһәрендә төрки халыклар мәдәниятенә багышланган халыкара «Йөрек» фестивале башлануын әйтте. Анда татар мәдәнияте, милли ашлары да тәкъдим ителәчәк. «Өстәлебездә чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, тәбикмәк, төрле пироглар һәм башкалар булачак», - диде милләттәшебез.