ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рифкать Миңнеханов: Татарстан цифрлы инфраструктурасын актив үстерә

0

Татарстан цифрлы инфраструктураны актив үстерә һәм Россиядә цифрлаштыруның иң зур үзәкләренең берсенә әверелергә омтыла. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Интерфакс»ка биргән интервьюсында белдерде.

Ул шулай ук Kazan Digital Week форумының бу юнәлештә мөһим адым булуын билгеләп үтте. Әлеге чара, Миңнеханов сүзләренчә, казанышларны күрсәтү һәм киләчәк инициативалар буенча фикер алышу өчен мәйданчык бирә.

«Татарстан мондый форумнар ярдәмендә Россия һәм халыкара цифрлы базарда үз позицияләрен ныгыта ала. Бу, үз чиратында, төбәкнең икътисади үсешенә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәчәк», - дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясе президенты.

Элегрәк Рифкать Миңнеханов Kazan Digital Week форумында Татарстанда «акыллы» системаларны сынау өчен булдырылган зонаны тәкъдим итәчәкләр дип белдергән иде.

Искәртик, ел саен үткәрелә торган Kazan Digital Week халыкара форумы Татарстан башкаласында 9-11 сентябрьдә уза. Быел ул Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышлана.