ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан Республикасы Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге эшендә катнаша

0

Бүген Татарстан Республикасы Россия Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәге эшендә катнаша.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашуда Татарстанны республика сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев, шулай ук «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» бәйгесе җиңүчеләре – Урыссу (Ютазы районы) бистәсеннән Абрамовлар гаиләсе тәкъдим итә. Очрашу 11:00 сәгатьтә башланды һәм илнең бөтен төбәкләрендә дә күрсәтелә.

Искәртеп үтик, Ирина һәм Евгений Абрамовлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптә педагог булып эшли. Шулай ук алар биш бала: Анна (10 яшь), Мария (9 яшь), Лукерья (7 яшь), Пелагея (3 яшь) һәм Глафираны (8 ай) тәрбияли.

Декрет ялында булганда, Ирина Владимировна Урыссу бистәсендә (Ютазы районы) махсус операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән волонтерлар хәрәкәте оештыра. Бистәдә яшәүче шундый ук битараф булмаган кешеләр белән бергә ул маскировка челтәрләре, җылы әйберләр бәйли, яшелчә һәм җиләк-җимешләр киптерә, махсус операциядә катнашучы сугышчылар өчен азык-төлек җыя һәм җибәрә. Балалар сугышчыларга открыткалар ясый. Волонтерлар белән бергә бу гаилә 18 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән.

2024 ел башында ТР Үзәк сайлау комиссиясе республиканың күп балалы гаиләләре арасында «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган видеоролкилар бәйгесе игълан итте. Абрамовлар гаиләсе бөтен Татарстаннан дистәләгән гаилә белән бергә сайлауларда катнашуның ни өчен мөһим булуы турында видеоролик төшерде. Роликта Абрамовлар үзләренең зур гаиләләренең һәр әгъзасы, мавыгулары һәм мөһим гуманитар миссиясе турында сөйләделәр, алар, һичшиксез, балаларны җәлеп итеп шөгыльләнә. Бу тарихи бәйге оештыручыларын бик тәэсирләндерә һәм Абрамовларны җиңүче дип таба.

Соңрак Элла Памфилова бу гаиләне РФ Үзәк сайлау комиссиясенә чакырды, шулай ук 6 сентябрьдә мәгълүмат үзәге эшендә катнашырга тәкъдим итте.