ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Танылган журналист Лиза Нурлыева вафат

0

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, танылган журналист Лиза Нурлыева 61 яшендә вафат булды.

Танылган хезмәттәшебез, остазыбыз Лиза Рөстәм кызы Нурлыеваның арабыздан мәңгелеккә китеп баруы - Татарстан матбугаты өчен генә түгел, татар милләте өчен дә әйтеп бетергесез зур югалту, дип белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кайгы уртаклашу телеграммасында.

«Лиза Нурлыева искиткеч оста каләмле журналист, бик күп яшь журналистларга канат куйган талантлы остаз иде. Мөслим районында эшләгән дәверендә дә, Азнакай редакциясендә дә ул һәрвакыт яшьләрне журналист осталыгына өйрәтүгә, журналистикага гашыйк итүгә көч куйды, шәкертләре арасыннан республикада танылган журналистлар үсеп чыкты.

Лиза Нурлыева актив позициясе белән аерылып тора иде. Ул бик күп башлангычларның инициаторы булды. Азнакайда матбугат музеен оештырды һәм туплады, «Маяк» газетасы тарихына багышланган китап язды. Ул гомеренең соңгы минутына кадәр яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калды.

Азнакайда Лиза Нурлыеваны һәркем таный иде, чөнки ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклап яшәде. Фидакярь, кешелекле, белемле журналист булып танылды һәм халыкның күңелендә якты истәлек булып калачак.

Хөрмәтле Лиза Рөстәм кызын соңгы юлга озатабыз. Бәхил бул, кадерле хезмәттәшебез! Нурлыевлар гаиләсенең авыр кайгысын утраклашабыз», – диелә кайгы уртаклашу телеграммасында.