ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тауфик бен Фаузан ар-Рабиа белән очрашты. Ул аңа Казанга килгәне өчен рәхмәт әйтте һәм корольлек Россиянең мөһим хезмәттәше диде. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды дип хәбәр итә, республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси, икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләребез бар», – диде Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

2026 елда безнең ил белән Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга йөз ел тула, дип искәртте Татарстан Рәисе һәм Король Абдел Азизга СССР Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нотаны тапшырган беренче дипломат Россиянең Хиджаздагы консулы – татар кешесе Кәрим Хәкимов булуын билгеләп үтте.

Татарстан Россия – Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият, бирә диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без икътисади һәм инвестицион элемтәләрне алга таба үстерүне бик мөһим дип саныйбыз. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Татарстан - Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге. Без бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итә алыр идек. Шулай ук безнең республикада хәләл индустриясен үстерүгә зур игътибар бирелә», – диде республика Рәисе.

Татарстан «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть-химия продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары, газ турбинасы, газ суырту җайланмалары һәм компрессорлар, суыту техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясе, шулай ук медицина һәм фармацевтика продукцияләре җибәрү белән кызыксына.

Быелдан башлап Согуд Гарәбстаны БРИКСның рәсми әгъзасы булды, дип искәртте Миңнеханов.

«Октябрьдә безнең башкала БРИКС дәүләтләре башлыкларын кабул итәчәк. Анда Сезнең илнең дә югары делегациясен көтәбез», – диде ул.