ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Саранск мәчетендә махсус операция ветераннары интеллектуаль турнир уздырды

0

Саранск шәһәренең «Әл-Мансур» Үзәк җәмигъ мәчетендә «Иң яхшылар бишлеге» балалар бәйгесенең интеллектуаль этабы узды. Катнашучыларны сәламләү өчен махсус хәрби операция ветераны Мираз Исмаилов һәм махсус операциядә катнашучы лейтенант Владимир Кудашкин килде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.

Алар балаларга файдалы белем алу мөһимлеге, илебез тарихын һәм аның героик сәхифәләрен, геройларын истә тотуның һәм аларның хәтеренә лаеклы булу кирәклеге турында сөйләде. Соңыннан балалар өчен Бөек Ватан сугышы турында «Нәрсә? Кайда? «Кем?» интеллектуаль уены уздырдылар.

«Чакырган һәм шундый кызыклы уен уздырулары өчен оештыручыларга зур рәхмәт. Балалар белән аралашу күңелле булды. Без бик күп уңай хис-кичерешләр алдык», – дигән кунаклар.

Интеллектуаль уенның икенче өлеше мөселман диненә нигез салучының тормышына багышланган. Сорауларны «Әл-Мансур» мәчете имамы әзерләгән. Аның сүзләренчә, җәй буена республика мәчетләрендә балалар өчен җәйге мәйданчыклар эшләгән, аларда пәйгамбәрнең тормышы турында сөйләгәннәр.

«Туринир өчен гади, әмма үзенчәлеге булган сораулар әзерләдем, дөрес җавап бирү өчен сорауны дикъкать белән тыңларга һәм төгәл җавап бирергә кирәк иде», – дигән имам Ибраһим хәзрәт Асаинов. Нәтиҗәдә, 20 сорауга җавап табылганнан соң урыннар билгеләнгән. 3 урынны Белозерье авылыннан «Әл-Мөхәррәм» мәчете командасы, 2 урынны «Рәҗәп» мәчетеннән аларның авылдашлары алган. Ә «Нәрсә? Кайда? Кем?» турнирында җиңүче булып Ләмбрә авылыннан «Иман» танылган.