ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июль
2024

Татарстанда бик көчле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

0

Татарстанда 22 июльдә көннең беренче яртысында бик көчле яңгыр аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, 12 сәгать дәвамында республикада 50 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк, шулай ук көчле яңгыр (сәгатенә 30 миллиметр) явачак.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы дүшәмбе көнне республикада томан, көчле җил һәм +19 градус җылы булачагы хакында хәбәр иткән иде.