ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июль
2024

Казанда «Савиново» тукталышында автобус төтенләгән

0

Хөсәен Ямашев проспектында «Савиново» тукталышында автобустан куе ак төтен чыга башлаган. Бу мәгълүмат җирле Телеграм-каналларда бик тиз таралды. Шәһәр халкы төтен янгын аркасында чыккан дип фаразлый.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, транспортка ут капмаган. Куе төтен автобусның «тормоз колодкалары нык җылыну» аркасында чыккан дип белдерде.