ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июль
2024

Казанның ике паркында фәнни лекцияләр уза

0

Казанның ике паркында 2 һәм 3 июльдә лекцияләр укылачак. Шәһәр халкы алдында Казан дәүләт университетының Яшь галимнәр ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясый. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Кичә очрашу «Салават Купере» торак районы паркында булды, бүген Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йорты янындагы паркта узачак.

17: 00 сәгатьтә «Иммун системасы ничек эшли һәм аны сәламәт килеш ничек сакларга?» дигән лекция була. Аны Фундаменталь медицина һәм биология институты вәкиле Мария Осинникова сөйли.

17:45 сәгатьтә Табигатьтән файдалану һәм экология институтыннан Константин Шевчук чыгыш ясый. Ул химия белән пластикның табигатькә зарарлы йогынтысын ничек хәл итеп булуы турында сөйли.

Чулпан Харисова (Фундаменталь медицина һәм биология институты) картаю һәм озак яшәү турында лекция укый. Аның чыгышы 18:30 сәгатьтә башлана. Катнашучылар кешенең актив тормышын озайтуга фән ничек ярдәм итүе турында беләчәк.

Кичә Казан дәүләт университетының юридик факультетыннан Эдуард Красновның «Закон һәм тәртип тигезме?» чыгышы белән тәмамлана. Лекция 19:15 сәгатьтә башлана.

Лекцияләр Казан дәүләт университетының 220 еллыгы кысаларында «Галимнәр советы» проекты буенча узачак. Акция Казан парклары һәм скверлары дирекциясе ярдәмендә югары уку йортының мәгълүмати сәясәте департаменты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.