ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

Опера һәм балет театры милли спектакльләрен «Культура» телеканалына яздыра

0
Опера һәм балет театры милли спектакльләрен «Культура» телеканалына яздыра

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының дүрт спектаклен «Россия-Культура» телеканалы яздыра.

«Июнь азагы һәм июль башында телеканал «Жизнь за царя» опера премьерасын һәм өч милли спектакльне яздыра», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Милли спектакльләр дигәндә Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты, Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы һәм Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы турында сүз бара.

Спектакльләрне төшерү өчен Казанга 50гә якын кеше килгән. Спектакльләр 9 видеокамера белән төшереләчәк, яңгыраш сыйфатына һәм монтаж сыйфатына игътибар ителәчәк.

«Жизнь за царя» операсы кичә төшерелде. Спектакльдә Михаил Казаков һәм Гөльнора Гатиналар җырлаган.

«Шүрәле» балеты 28 июньдә төшереләчәк. Бөтен партияләрне театрның үз солистлары башкара. Шүрәле – Вагнер Карвальо, Былтыр – Антон Полодюк, Сөембикә – Аманда Гомес, Шайтаннар – Ольга Алексеева һәм Илнур Гайфуллин. Спектакльне театр дирижеры Ренат Салаватов алып бара.

1 июльдә «Шагыйрь мәхәббәте» операсы төшереләчәк. Тукай партиясен Әхмәт Агади, Зәйтүнә партиясен Венера Протасова башкара. Фатыйх Әмирхан – Артур Исламов, газраил – Ирек Фәттахов, шүрәле – Денис Ханбаба.

4 июльдә «Җәлил» операсы төшерелә. Төп партияне Филүс Каһиров башкарыр дип көтелә. Бу аның опера сәхнәсендә төп рольдәге дебюты. Казан опера сәхнәсендә беренче чыныгуны «Сөембикә» операсында алган иде.

«Спектакль язмалары киләчәк буыннар өчен Гостелерадиофонд архивында да сакланачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.